20 ел элек Казакъстанның төньяк-көнчыгышында Семей (Семипалатински) шәһәрендә урнашкан яманаты таралган атом сынаулар полигоны ябыла. 40 ел буена дөньядагы бар атом сынауларның чиреге шушы полигонда үткәрелә. Җирле халык тирә яктагы туфрак, сулардагы нурланыштан әле дә зыян күрә: яман шеш авырулары, бала тапканда авырлыклар бу төбәктә гадәти күренеш.
Семейның аяныч мирасы

1
Семейда беренче атом сынау, 29 август 1949 ел.

2
Атом сынаулары нәтиҗәсендә хасил булган "Атом күле", Семей төбәге, август 2009 ел.

4
Семей полигоны янындагы Сарыжал авылындагы ташландык йорт, август 2009 ел.

5
Атом сынауларыннан калган чокырлар тирәсендәге туфрак әле дә зарарлы санала.

6
Вәлихан Сериккалиев - Семей атом полигонындагы сынаулар аркасында авыру булып туган балаларның берсе. Семей, октябрь, 2009 ел.

7
БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Семей музеенда, 6 апрель 2010.

8
Семейдагы атом полигонының бункерына керү урыны. 22 август 2009 ел.

11
Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Семей полигоны корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында. 18 июнь 2009 ел.

12
Семей полигонының соңгы туннеле шартлатып юкка чыгарыла. 29 июль 2000 ел.