Бөгрүделик (Böğrüdelik) Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Хәзер авылда 300ләп хуҗалык бар. Халыкның бер өлеше авылда яши, икенче өлеше — Төркия шәһәрләрендә, өченчесе — Европада. Җәй көнне алар авылга җыела.