Бөгрүделик (Böğrüdelik) Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.
Башта авыл Рәшидия дип аталган, Рәшид солтан чорында төзелгәнгә аның исемен биргәннәр. Төрек республикасы төзелгәч, солтанга бәйле атамалар алыштырыла, авылга Böğrüdelik атамасы бирелә.
Böğrüdelik — бәгырь тишеге дигәнне аңлата, böğrü — бәгырь, үзәк дигәнне аңлатучы иске төрки сүз, delik — тишек. Бу атаманы авыл уртасында чишмә акканга биргәннәр.
Хәзер авылда 300ләп хуҗалык бар. Халыкның бер өлеше авылда яши, икенче өлеше — Төркия шәһәрләрендә, өченчесе — Европада, аеруча Даниядә көн күрә. Күбесе авылга җәй көнне яки бәйрәмнәргә кайта. Кышка авылда 30лап кына хуҗалык кала. 1998 елга кадәр мәктәп булган. Анда 5нче сыйныфка кадәр белем алганнар. Аннары авылда балалар аз калгач мәктәп тә ябылган. Мәчет эшли.