Мәскәү мәхкәмәсе "Голос" оешмасы рәистәше Григорий Мельконьянцны биш елга колониягә хөкем итте.
Мәхкәмә аны "теләнмәгән оешма" эшчәнлеген оештыруда гаепле дип тапты. Мельконьянц 2023 елдан бирле сак астында утыра.
Тикшерү белдерүенчә, "Голос" хәрәкәте 2021 елны Русиядә "теләнмәгән" дип табылган Сайлауларны күзәтүне оештыру оешмаларының Европа челтәренә (ENEMO) кергән.
Шул ук вакытта хәрәкәтте белдерүләренчә, ENEMOны оештыручы дип башка "Голос" берләшмәсе санала. Берләшмә Русиядә "ят агент" дип танылгач эшен туктаткан булган.
Ә "Голос" хәрәкәте беркайчан да ENEMO-га кермәгән.
"Голос" хәркәте дә, берлеге дә "теләнмәгән оешма"лар исемлегендә юк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум